«Без әйләнә-тирә дөнья өчен җавап бирәбез»: мәгълүмат сәгате (6+)
25
Апрель 2022
Дүшәмбе
Экология һәм йорт хайваннарын яклау көне кысаларында, 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен «Без әйләнә-тирә дөнья өчен җавап бирәбез» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Презентациядән балалар «Йорт хайваннарын яклау көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында белде, эт һәм мәчеләрнең төрле токымнары белә танышты, бу хайваннарның кайсы чирләрне дәваларга ярдәм итүе турында мәгълүмат алды. Алексей Дмитриевның «Бездомная кошка» шигырен сәхнәләштерү балаларның никадәр рәхимле икәнен күрсәтте. Командаларга бүленеп, укучылар төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, тизлеккә пазллар җыйды. |